2021 елның 15 декабрендә «Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте» ДАҺББУ базасында Урта һөнәри уку йортларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында республика конкурсы узды.
Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте данын югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илгизә Мөфаздал кызы Хәйруллина яклады.
Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча Илгизә Муфаздал кызы Татар теле һәм әдәбияты укытучысы дип танылды һәм 1 дәрәҗә дипломга ия булды.
Җиңүегез белән котлыйбыз! Сезгә һөнәри осталыгыгызда алга таба да үсеш, уңышлар һәм игелек телибез!
Армый-талмый хезмәт иткәнегез, эшкә иҗади якын килүегез, үз студентларыгызга тулысынча биргән акыл һәм күңел байлыгы өчен рәхмәт белдерәбез!