Минзәләдә Ватан геройларын хөрмәтләделәр

2021 елның 10 декабре, җомга

9 декабрьдә илебез Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Һәр чорның үз геройлары бар. Безнең халык батырлык күрсәткән, Ватанны саклаган геройларны аеруча хөрмәт итә һәм онытмый.

Без батыр ата-бабаларыбызны гына түгел, хәзерге вакытта яшәүче Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий һәм Дан ордены кавалерларын да хөрмәтлибез.

Шәһәрнең Җиңү паркында узган тантаналы чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева, район хәрби комиссары Сергей Владимиров катнашты. Үз чыгышларында алар Ватан Геройларын хөрмәтләү – Россия халыкларының хәрби-патриотик һәм мәдәни мирасын буыннан-буынга тапшыру, илебез тарихына ихлас кызыксыну уяту һәм безнең данлыклы үткәнебез турында хәтерне мәңгеләштерү, дип ассызыкладылар. Герой бюстларына чәчәкләр салдылар һәм бер минут тынлык белән искә алдылар.

Менә алар, Советлар Союзы геройлары: Василий Гордов, Самуил Тапиков, Фәхрази Галиев, Борис Винокуров.

Дан орденының тулы кавалерлары: Алексей Горячев һәм Никита Фролов.

Социалистик Хезмәт Геройлары: Госман Латыйпов, Мәгъсүм Хөсәенов, Фәсхетдин Шәрәфетдинов. Бу бөек шәхесләрнең тормышы, батырлыклары, яхшы эшләре балалар һәм яшьләрдә, барлык район халкында горурлык һәм патриотизм хисе тәрбияләү өчен нигез булып тора.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-chestvovali-geroev-otechestva091221

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International