Тыл хезмәтчәнен 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны ГРИГОРЬЕВА КСЕНИЯ ДМИТРИЕВНА 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 
Ксения Дмитриевна 1931 елның 7 декабрендә Удмурт Республикасының Кизмер районында туа.
Төрле эшче булып эшләде. 1972 елда гаиләсе белән Минзәлә шәһәренә күчеп килә. Җәмәгать туклануын оештыруда эшли, лаеклы ялга чыга. 

Ксения Дмитриевнаның бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән.
Ире белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер аның 6 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар. 

Хөрмәтле Ксения Дмитриевна!
Туган көнегез белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынаулары аша үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Һәм һәркем үз өлешен кертте, чыннан да, җиңүгә бәһасез өлеш кертте. Бу батырлык гасырлар буена сакланачак һәм һәрвакыт патриотизм, әхлаклылык, бурычка тугрылык үрнәге булып хезмәт итәчәк.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын һәм мәхәббәтен телибез.

Хөрмәт белән,

Минзәлә муниципаль районы башлыгы
А. Ф.Сәлахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International