Минзәлә районында территорияләрне һәм биналарны иң яхшы Яңа ел бизәүгә конкурс игълан ителде

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Хөрмәтле минзәләлеләр! Сезне туган районыбызны яңа ел бизәүдә актив катнашырга чакырабыз һәм яңа 2022 елга  оешма биналарының фасадларын һәм алар янәшәсендәге территорияләрне иң яхшы Яңа ел бизәлешенә конкурс игълан итәбез.

Конкурста белем бирү учреждениеләре, балалар бакчалары, оешмалар һәм предприятиеләр, авыл җирлекләре, күп фатирлы һәм шәхси торак йортларда яшәүчеләр катнаша ала.

Нәтиҗәләр ясаганда, төп игътибар сәнгатьчә бизәлешкә, утлар урнаштыруга, яңа ел чыршысын рәсемнәргә төшерү, якын-тирә территорияне (боз шәһәрчекләре, кар сыннары, таулар) бизәүгә, бизәүнең үзенчәлегенә,инновацион алымга, оригинальлеккә биреләчәк.  

Конкурс 14.12.21-24.12.2021 узачак.

Положение

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International