Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар планы кысаларында 2021 елның 6 декабрендә «Ялкын» яшьләр үзәге хезмәткәрләре ТР Минзәлә муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Марк Олегович Токарев белән берлектә шәһәрнең 10 сыйныф укучылары белән «Чиста куллар – чиста намус»дигән темага түгәрәк өстәл үткәрделәр.
Коррупция! Бу күренешнең асылын ачык аңларга һәм аны башка хокук бозулардан аера белергә кирәк. Коррупциягә каршы көрәш, барыннан да элек, гражданнарның коррупция мөнәсәбәтләрендә катнашырга теләмәүләрендә чагылырга тиеш. Нәкъ менә шуңа күрә коррупция корбаны булмас өчен, шулай ук закон җинаять юлына басмас өчен, бу күренешнең асылы һәм коррупция белән көрәш ысуллары турында төгәл күзаллауларга ия булырга кирәк. Һәм, һичшиксез, укучыларда һәм яшьләрдә коррупциягә карата үз фикерләрен һәм позициясен, шулай ук әлеге «социаль авыруга»каршы торуга нигезләнгән төгәл гражданлык позициясен формалаштыру мөһим.
.jpg)
.jpg)