3 декабрь-Халыкара инвалидлар көне. Шул уңайдан районда Инвалидлар декадасы башлана һәм чаралар планы төзелде.
2 декабрьдә инвалидлар җәмгыятендә хакимият, район хастаханәсе, идарәче компания, Пенсия фонды, социаль яклау, пенсия фонды вәкилләре белән берлектә "түгәрәк өстәл" оештырыла.
6 нчы декабрь көнне "Ялкын" яшьләр үзәгендә "Мәрхәмәтле йөрәк"дип исемләнгән инвалидлык аркасында эшләмәүче яшьләр өчен мәдәни-күңел ачу программасы узачак.
7-8 декабрьдә " Яхшылык өйгә илтеп " хәйрия акциясе "Япошка" кафесы белән берлектә инвалид балалар тәрбияләүче һәм 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге инвалидлар өчен үткәрелә.
10 декабрьдә район мәдәният сараенда "янәшәдә Игелек" хәйрия марафоны узачак (күргәзмә-сату).
10 декабрьдә "Яшьлек" боз сараенда инвалид балалар, ата-аналар һәм учреждение хезмәткәрләре арасында "Бозда Күңелле стартлар" узачак.
Декада дәвамында инвалидлар бушлай "Олимп" теннис үзәгенә, зур бассейн касәсенә һәм боз сараена йөри алалар.