Республикада норка һәм выдра санадылар

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, республикада норка һәм выдра исәпкә алу тәмамланган.

Республикада алар саны тотрыклы кала һәм 2523 баш тәшкил итә. Аларны ешрак Минзәлә, Әлки, Алексеевск һәм Алабуга районнарында очратырга мөмкин. Норка һәм выдра Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.

Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International