2021 елның 27 ноябрендә су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау буенча рейд оештырылды. Кагыйдәләр буенча, калынлыгы җиде сантиметрдан да ким булмаган бозга чыгу тыела. Әлеге фактны ачыклаганда, ТР КоАП 3.10 ст. нигезендә гражданнарга бер ярымнан ике мең сумга кадәр административ штраф салу яки кисәтү каралган. Рейд барышында комиссия әгъзалары балыкчылар белән бозда куркынычсызлык турында профилактик әңгәмәләр үткәрделәр.
Ел саен юка боз кешеләрнең үлеменә сәбәп була. Кагыйдә буларак, һәлак булучылар арасында барыннан да ешрак балалар һәм балыкчылар була. ГИМС кисәтүләренә карамастан, алар бозга еш кына бәя биреп бетермәслек куркыныч чыга.
Хөрмәтле балалар һәм өлкәннәр!
Фаҗига очракларын булдырмас өчен, бозда гап-гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез. Исегездә тотыгыз, боз калынлыгы 12 см дан да ким булмаган очракта куркынычсыз санала.
Боз буйлап күперләр янында, теләсә нинди су корылмалары янында, елгалар һәм инешләр кушылган урыннарда йөрү тыела.
Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы булыгыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Минзәлә муниципаль районы башкарма комитеты
Административ комиссиянең баш белгече
Р.Р. Гумбарова