Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:
2021 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә көтелә:
төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан көчле җил, көчәйгәндә секундына 15-18 метр тизлектә (Казанда көндез);
- төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек дәверендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.