Зур этнографик диктант -2021 уздыру мәйданчыгы Минзәләдә 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе булды.
Вера Муринова, ИКТ буенча 3 нче мәктәп директоры урынбасары, акцияне оештыручы:
- Бу диктант безнең укытучыларның һәм укучыларның этнографик грамоталылыгы дәрәҗәсен, аларның Россиядә, шул исәптән Татарстанда һәм безнең районда яшәүче халыклар турындагы белемнәрен бәяләргә мөмкинлек бирә. Безнең мәктәп күпмилләтле булуы белән аерылып тора, без балаларда үз һәм башка халыкларның гореф – гадәтләренә сак караш тәрбияләүгә зур игътибар бирәбез.
Акциядә укытучылар, укучылар, ата-аналар, район Иҗтимагый советы рәисе Гөлфия Хәлимова катнашты.
Индира Хисмәтуллина, тарих укытучысы:
- Әлеге чара күзаллауны киңәйтә, шәхеснең интеллектуаль үсешенә ярдәм итә. Этнографик диктант инде беренче ел гына узмыйбыз. Укучылар белән бергә аны онлайнда да, стационарда да язабыз.
Ольга Жарова, башлангыч сыйныф укытучысы:
- Бу диктантны беренче тапкыр язам. Бик кызык. Нәрсә беләм, ә нәрсә-юк. Диктант безнең илдә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен өйрәнүгә зур этәргеч бирә, шулай ук яңа белемнәр алуга ярдәм итә.
Тестта Россиянең мәдәни һәм тарихи күптөрлелеге турында 30 мәсьәлә каралды. 20 бирем — федераль, 10 бирем – региональ. Аларны 45 минут эчендә башкарырга кирәк. Аларны үтәү өчен максималь баллар суммасы-100. Икенче ел рәттән пандемия аркасында этнодиктант онлайн-форматта да язалар.
Күпмилләтле ил халыкларының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турындагы белемнәрен һәркем тикшерә ала-рәсми сайт ачарга яки махсус мәйданчыкларга 7 ноябрьгә кадәр килергә мөмкин.
Нәтиҗәләр 12 декабрь — Конституция көненә билгеле булачак.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-sosh-3-g-menzelinsk-napisali-etnograficheskiy-diktant
.jpg)
.png)
.png)