Аучылар көне: Татарстанда бурсыкка ау сезоны тәмамланды

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты республикада бурсыкка ау чоры тәмамлануын хәбәр итә. 

Исегезгә төшерәбез, аучылык байлыкларын тоту турында мәгълүмат рөхсәтнамә алу урыны буенча, ау сезоны тәмамланганнан соң 20 көн эчендә тапшырылырга тиеш.

Табылган аучылык байлыклары турында мәгълүматларны вакытында тапшырмау гражданинны 1 елга теләсә кайсы төр аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамә алу хокукыннан мәхрүм итә. 

Моннан тыш, административ хокук бозулар турында кодекс белән, Табылган аучылык байлыклары турында мәгълүматларны вакытында тапшырмаган өчен җаваплылык каралган. 

Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International