Мошенниклар Минзәлә районында яшәүчеләрне, янәсе, мәктәп укучыларына кабат түләүләр турында хәбәр итеп алдыйлар
Президент Указы нигезендә, гаилә 2021 елның август-декабрь айларында 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү ала. Акча Россия гаиләләренә балаларны мәктәпкә җыюда ярдәм итү өчен дәүләт тарафыннан түләнә. Түләү 2021 елның 2 августында башланды һәм, тагын бер кат ассызыклыйбыз, бер тапкыр башкарыла.
Район халкын тикшерелмәгән мәгълүматка ышанмаска һәм рәсми чыганакларга гына ышанырга чакырабыз. Соңгы һәм актуаль яңалыклар РФ Пенсия фонды сайтында басыла.