Антонина Васильевна:
- РПФКА иминият взносларын түләү буенча ирекле хокук мөнәсәбәтләренә ничек керергә һәм күпме түләргә кирәк?
- Ирекле иминият взносларын түләү буенча хокук мөнәсәбәтләрен бары тик РПФ сайтында яки клиент хезмәтендә гражданинның шәхси кабинеты аша гына керергә һәм туктатырга мөмкин. Гариза белән бер үк вакытта гражданинның шәхесен, яшәү урыны буенча теркәлүен раслаучы документлар, СНИЛС, салым органында учетка кую турында таныклык, аннан читтә эшләү факты һ. б. бирелә.
Ирекле иминият взносларын түләү чоры чикләнгән тәртиптә иминият стажына исәпләнә. Сатып алына торган стаж картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен таләп ителә торган иминият стажының яртысыннан артыгын тәшкил итә алмый. Сезнең очракта таләп ителә торган иминият стажыгыз 15 ел, димәк, Сез 7 елдан да артык булмаган стаж ала аласыз. 2021 елда РПФка ирекле кертемнең максималь күләме 270 167 сум 4 тиен тәшкил итә.
Иминият взнослары күләме мәҗбүри пенсия иминияте буенча хокук мөнәсәбәтләрендә булган календарь айлар санына пропорциональ рәвештә исәпләнә. Һәр граждан иминият взносларының күләмен мөстәкыйль билгели һәм аларны агымдагы елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча түли.