29 нчы октябрь көнне Минзәлә интернат-мәктәбе базасында Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Филаретова Алена төс, тавыш, ритмны кабул итү, үз тәнең хәрәкәтләрен килештерү максаты белән " яңгыр балалары"дигән темага семинар узды.
Балалар белән «Жучканы тап» прищепкалар белән уеннар, «тавышны тап» күнегүләре һәм «кызыклы юллар»буяулары белән уен үткәрелде. Әлеге чарада 8 балигъ булмаган бала катнашты.
Сенсорлы уеннар үткәрү баланың ышанычын яуларга, аның белән элемтә урнаштырырга мөмкинлек бирә. Бала белән мондый уеннар уйнаганда, без аны сөенергә өйрәтәбез.
