Минзәлә шәһәренең җиңү паркында узган митингка килгән район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев, төрле оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, хезмәткәрләре, шулай ук урта махсус уку йортлары студентлары сәяси репрессия корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Безнең ил тарихында тормышыбызның фаҗигале сәхифәләре шактый иде. Һичшиксез, сәяси репрессияләр иң коточкыч вакыйгаларның берсе булды. Фаҗига күп кенә ватандашларның, төрле яшьтәге, һөнәрләрнең, милләтләрнең, диннәрнең язмышына да кагылды. Шулай ук үз илендә «халык дошманы»дип аталган бөтен кешенең якыннары да зыян күрде. Күп еллардан соң гына кешеләргә игелекле исем һәм гражданлык хокукларын кире кайтарганнар.
