Людмила:
- Лаеклы ялга чыкканчы пенсиянең тупланма өлешен алырга мөмкинме?
— Пенсиянең тупланма өлешен алу хокукына 55 яшьлек хатын-кыз һәм 60 яшьлек ир-атлар шәхси счетының махсус өлешендә исәпкә алынган пенсия тупланмалары акчалары булганда яки ташламалы (махсус) стажы яки башка шартлар аркасында вакытыннан алда картлык буенча иминият пенсиясен билгеләгәндә гражданнар ия.
Җыелма взнослар 1953-1966 елларда туган ир-атлар һәм 1957-1966 елларда туган хатын-кызлар арасында 2002-2004 елларда эшләгән очракта, 1967 елда туган һәм аннан да яшьрәк гражданнар арасында, 2002 елдан 2013 елга кадәр эшләгән очракта формалашты. 2014 елдан башлап эш бирүчеләрнең барлык иминият взнослары иминият пенсияләрен формалаштыруга гына бара, пенсия тупланмалары яңа взнослар белән тулыландырылмый.
Пенсия тупланмалары шулай ук ана (гаилә) капиталы акчаларын тупланма пенсия формалаштыруга җибәргән гражданнарның да, тупланма пенсиягә өстәмә иминият взносларын түләү өчен мәҗбүри пенсия иминияте буенча хокук мөнәсәбәтләренә ирекле кергән гражданнарның да бар.
- Мин 1967 елда тудым.
- Пенсияне рәсмиләштерү өчен сезгә 59 яшькә җитәргә кирәк. Әмма бу законда билгеләнгән бердәнбер шарт түгел. Таләп ителә торган пенсия коэффициенты һәм иминият стажы булырга тиеш. 2026 елда пенсиягә чыгучылар өчен стаж 15 елдан, ИПК зурлыгы 30дан да ким булмаска тиеш. Шул ук вакытта пенсияне билгеләү өчен барлык шартларны бер үк вакытта үтәгәндә генә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Хатын-кызга стаж яки баллар җитми икән, РПФта стаж/баллар алырга кирәк.