29 нчы октябрьдә, Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге психологы, интернат-мәктәп базасында Бөтендөнья сукырлар көненә багышланган «Дөньяны йөрәк белән күрәм»дип исемләнгән дәрес үткәрде.
Дәрес әхлакый гомумкешелек кыйммәтләрен үстерүгә юнәлдерелгән.
Балаларга «сукыр кеше тормышыннан бер көн» роликын карау тәкъдим ителде, караудан соң сукыр кешеләрнең кем һәм нинди җайланмалар ярдәмендә хәрәкәт итүләре турында әңгәмә үткәрелде. Балалар үз фикерләрен әйттеләр.
Күнегүләр: «хат», «фигураны тап».
Соңгы бирем - «Простоквашино» мультфильмын тыңлау.
Дәрес ахырында бернәрсә дә күрмәгәннәргә генә түгел, урамда шундый кеше эләксә, аңа һичшиксез ярдәм итәргә кирәк, дигән нәтиҗә ясалды.
