Иван М.:
- Пенсия фондына нинди телефоннар буенча мөрәҗәгать итү яхшырак?
— Бездә региональ кайнар линия телефоны 8-800-600-00 эшли. Эш режимы – дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр-8дән 17 сәгатькә кадәр, җомга көнне 8.00 дән 15.45 кә кадәр. Әлеге номерларга шалтыратып, кабул итүгә язылырга һәм Россия Пенсия фонды компетенциясенә керүче мәгълүматны алырга мөмкин.
Ирина Николаевна:
— Һөнәри училищеда уку вакыты стажга керәме һәм моны нинди документлар белән расларга мөмкин?
- Уку вакыты иминият пенсиясенә хокук билгеләү максатларында иминият стажына кертелә. Уку чоры диплом яки уку йортыннан белешмә белән раслана.