Барлык россиялеләрне дә, дини һәм сәяси карашларына карамастан, кече яшьтән алып олысына кадәр берләштерә торган бәйрәм - Халык бердәмлеге көне 2005 елның 4 ноябреннән башлап ел да билгеләп үтелә.
Әлеге бәйрәм алдыннан, үзәк китапханә хезмәткәрләре Римма Әхмәтханова һәм Гөлназ Әхмәтова, торакта яшәүче гимназия укучылары өчен "без рухлы" дип исемләнгән тарих сәгате үткәрделәр.
Тарихи китап битләреннән балалар Бөек җитәкчеләр Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский, Мәскәүне азат итү, халык каһарманлыгы, рус халкының бердәмлеге һәм көче турында белделәр .
Укучылар " Ә син беләсеңме? сорашуында катнаштылар,герой-патриотлар турында шигырьләр укыдылар, кешеләргә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру буенча релаксация сеансын үтәделәр. Чара ахырында балалар рәхәтләнеп «Бердәмлектә көч»темасына рәсемнәр ясадылар.
Чараның максаты: балаларны дәүләт бәйрәме - Халыклар бердәмлеге көне, 1612 елгы тарихи вакыйгалар белән таныштыру.
Бурыч:
-укучыларда патриотизм хисе тәрбияләүгә, Ватан тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләүгә ярдәм итергә.
-иҗади сәләтләрен үстерергә