Минзәлә районында тыл хезмәтчәннәрен юбилей белән котладылар

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

Бүген Югары Тәкермән авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Зәрипов Нәгыйм Әхмәтзи улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Нәгыйм Әхмәтзи улы 1931 елның 25 октябрендә Татарстан АССРның Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген туган колхозга багышлый, мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда эшли башлый һәм пенсиягә кадәр анда төрле эшче булып эшли.  
Нәгыйм Әхмәтзи улының бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар. «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен»медаль белән бүләкләнгән.
Хатыны белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер Нәгыйм Әхмәтзи улының 6 оныгы, 10 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Нәгыйм Әхмәтзиевич!
Туган көнегез белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынаулары аша үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Һәм һәркем үз өлешен кертте, чыннан да, җиңүгә бәһасез өлеш кертте. Бу батырлык гасырлар буена сакланачак һәм һәрвакыт патриотизм, әхлаклылык, бурычка тугрылык үрнәге булып хезмәт итәчәк.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын һәм мәхәббәтен телибез.
Хөрмәт белән, Минзәлә муниципаль районы башлыгы
А. Ф.Сәлахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International