Минзәлә шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны ЮРИНА ГАЛИНА НИКОЛАЕВНА 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Галина Николаевна 1931 елның 25 октябрендә Татарстан АССРның Минзәлә районы Минзәлә шәһәрендә туа. Хезмәт эшчәнлеген горторгка багышлый, анда бухгалтер булып эшли.
Галина Николаевнаның бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медаль белән бүләкләнгән.
Ире белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Хәзер Галина Николаевнаның 4 оныгы, 2 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Галина Николаевна!
Туган көнегез белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынаулары аша үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Һәм һәркем үз өлешен кертте, чыннан да, җиңүгә бәһасез өлеш кертте. Бу батырлык гасырлар буена сакланачак һәм һәрвакыт патриотизм, әхлаклылык, бурычка тугрылык үрнәге булып хезмәт итәчәк.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын һәм мәхәббәтен телибез.
Хөрмәт белән, Минзәлә муниципаль районы башлыгы
А. Ф.Сәлахов.