Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте хәбәр итә

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте студентлары Урта һөнәри белем бирү студентларының «Игелек турында»Бөтенроссия форумында катнаштылар.

"Мәгариф" илкүләм проектының "Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган "Игелек турында" Бөтенроссия студентлар форумы Россиядә урта һөнәри белем бирүдә студентлар үзидарәсен үстерү мәсьәләләре буенча диалог мәйданчыгына әверелде. Форум Казанда 15-19 октябрьдә узды һәм илнең 75 регионыннан 700ләп укучы катнашты.

Форумның белем бирү программасына җиде юнәлеш буенча лекцияләр һәм мастер-класслар кертелгән: студентлар үзидарәсе менеджменты, берләшмәләр менеджменты, остазлык, формаль булмаган белем бирү һәм кадрлар резервы, студентлар җәмәгатьчелек фикерен һәм медиа тикшеренү үзәкләре, гражданлык активлыгы һәм проект офислары, һөнәри юнәлеш бирү һәм эшкә урнашуга ярдәм итү.

Берничә көн эчендә барлык төбәкләрдән диярлек студентлар бер команда булды. Көллиятләрдә тәрбия эшен оештыру буенча тәкъдимнәр эшләнде. Форум кысаларында экспертлар һәм белгечләр белән белем бирү очрашулары узды, студентлар үзләренең тәрбия эшләре тәҗрибәсен күрсәттеләр һәм стратегик сессияләрдә тәҗрибә уртаклаштылар. Тәрбия эше системасында ирекле студентлар берләшмәләре эшчәнлеген үстерүнең юл карталарын эшләүгә аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International