«Мин авыл җирлегеннән шәһәргә балалар янына күчтем һәм пенсиям кимеде, Пенсия фондында авыл хуҗалыгында 30 ел эшләү дәверендәге артым алынды, диделәр. Бу дөрес ме?» Юрий, Минзәлә шәһәре. Әлеге сорауга Минзәлә районында клиент хезмәте (бүлек хокукларында) җавап бирә:
– «Иминият пенсияләре турында» 28.12.2013 ел, № 400-ФЗ Федераль законның 17 статьясындагы 14 өлеше нигезендә, авыл җирендә яшәүче һәм кимендә 30 календарь ел авыл хуҗалыгында эшләгән затларга авыл җирендә яшәү дәверендә картлык буенча иминият пенсиясенә билгеләнгән беркетелгән түләүнең 25 проценты күләмендә беркетелгән түләүнең артуы билгеләнә.
Шуңа күрә авыл җирлегенә кермәгән Минзәлә шәһәренә күчкәндә, авыл стажы өчен пенсиягә беркетелгән түләүне арттыру хокукын югалттыгыз.
«Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 26.05.2021 ел, № 153-ФЗ Федераль закон нигезендә, авыл җирлегеннән читкә 2022 елның 1 гыйнварына кадәр чыгу сәбәпле, авыл хуҗалыгында 30 ел эшләгән өчен картлык буенча иминият пенсиясенә беркетелгән түләү күләмен яңадан исәпләү гамәлгә ашырылган затларга артым 2022 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсиясенә беркетелгән түләү күләмен яңадан исәпләү турындагы гаризаны таләп итмичә генә билгеләнәчәк.
Шуңа күрә 2022 елның 1 гыйнварыннан эшләгән авыл стажы өчен фиксацияләнгән түләү кабат билгеләнәчәк.