Өмә-чисталык, тәртип һәм яхшы кәеф бәйрәме. Төзелеп килүче балалар поликлиникасы территориясендә шәһәр оешмалары һәм учреждениеләре хезмәт коллективлары көче белән өмәләр шактый булды. Урта махсус уку йортлары, яшьләр бүлекләре, мәгариф, мәдәният, администрация, ветеринария берләшмәсе, театрның хезмәт коллективлары бүген дә бу игелекле эшкә үз өлешләрен керттеләр. Китерелгән грунт койма буенда сибелде һәм газон белән чәчелде, шулай ук якын-тирә территорияне тәртипкә китерделәр. Территорияне чүп-чардан, коелган яфраклардан һәм корыган үләннәрдән чистарту эшләре башкарылды. Өмәдә 48 кеше, 6 берәмлек техника катнашты. Барысы да җиң сызганып эшләделәр.
Анна Мөбарәкҗанова, шәһәр Советының баш белгече:
- Төзелә торган балалар поликлиникасы территориясенең төзекләндерелүенә без бик шат. Тырышлыкларын куеп, барысы да тырышып эшләделәр. Мондый өмәләр киләчәктә дә үткәреләчәк. Әлеге чарада катнашучыларның барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.