Минзәлә мөселман педагоглары республика форумында булдылар

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

12 октябрьдә Казанда Татарстан Республикасы мәчетләре һәм мәдрәсәләре укытучылары Форумы узды.

Минзәлә районы вәкилләре сыйфатында шәһәр мәчете, Гөлек һәм Бикбау авыл мәчетләре укытучылары катнашты.

Форум кысаларында мөселман уку йортлары укытучылары Татарстан Республикасында дини белем бирү үзенчәлекләре белән бәйле мәсьәләләрне карадылар.

Мәсәлән, филология фәннәре докторы, Сиди Мөхәммәд бин Абдулла (Фес, Марокко) исемендәге Гарәп теле профессоры Мөхәммәд Әл-Ханнаш "Мароккода һәм аннан читтә гарәп телен укыту тәҗрибәсе"белән уртаклашты. Ә Әхмәд Ар-Рухбан, Сабахаддин Зәим исемендәге университетның чагыштырма лингвистика профессоры (Истанбул, Төркия), делегатларга "Төркиядә гарәп телен укыту тәҗрибәсе"турында сөйләде.

 http://menzela.ru/news/tema-dnya/menzelinskie-musulmanskie-pedagogi-pobyvali-na-respublikanskom-forume

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International