Быелгы халык санын алу беренче тапкыр цифрлы форматта узачак. Халык санын алу берничә ысул белән үткәрелә. Беренчесе-кеше яши торган һәр йортка исәпкә алучы киләчәк. Аны зәңгәр сумка, жилетка һәм шул ук төстәге шарф, мангай фонаре буенча танып була. Ул шәхес таныклыгы һәм паспорт күрсәтергә тиеш.
Гражданнар, традицион сораштырудан тыш, дәүләт хезмәтләре порталында, КФҮтә һәм стационар участокларда исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыра алалар. Шул ук вакытта онлайн-сораштыруның 8 ноябрьгә кадәр узачагын исәпкә алырга кирәк, ә исәпкә алу үзе 14 ноябрьдә төгәлләнәчәк.
Беренче нәтиҗәләр 2021 ел ахырында ясалачак. Халык санын алуның ахыргы нәтиҗәләре 2022 ел ахырына кадәр тәкъдим ителәчәк.
Бөтенроссия халык санын алу-ил өчен мөһим вакыйга, шуңа күрә анда барысы да катнашсын иде.