ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2017 ел
җомга

“Татарстан яшьләре”нең баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиевне дусты, журналист Римзил Вәлиев искә ала.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Татарстан яшьләре”нең баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев белән бергәләп “Идел” яшьләр журналын башлап җибәргән кеше. “Исмәгыйль минем бик якын кешем. Беркайчан да кызыл сүз сөйләми торган, сәяси уеннарга катнашмый торган натураль кеше иде, - диде Римзил Вәлиев “Татар-информ” хәбәрчесенә дустын искә алып. – Бүген кояш баеганда үзенең Салмачидагы йортында сүнде”.

“Мин аны “гениаль проект” дип кызыктырып “Идел” журналына китердем. Ул журналның җаваплы секретаре буларак, безнең даһи язучыларыбызны тәртипкә сала алды. 1990 елдан бирле “Татарстан яшьләре”н җитәкләде һәм газетаны мөстәкыйль юлдан алып барды. Исмәгыйль эшләгән чорда газета зур тиражларга иреште. Ул бит газета чыгарган акчага үзенең бөтен хезмәткәрләрен фатирлы итте”, - дип соклана Римзил Вәлиев.

“Газетаның бар хикмәте – сыйфатлы, җиңел үзләштерелә торган текстларда. Мәһдичә газета чыгарырга омтылды - газетага куяр әйбере булмаса, Мөхәммәт Мәһдиевне баса иде. “Татарстан яшьләре”ндәге мәзәкләр баганасын ул үзе язып ләззәтләнә иде. Ул мәзәкләрне хәтта татарча белмәгән кешеләр дә укыйлар ид. Исмәгыйль газета белән яшәде һәм китеп тә барды”, - диде Римзил абый.

Римзил Вәлиев быел “Бәллүр каләм”нең гран-приының Исмәгыйль Шәрәфиевка тапшырылуы да бик дөрес адым булуын ассызыклап үтте.

Мәгълүмат өчен. Быел "Татарстан яшьләре" газетасы баш мөхәррире Исмәгыйль Сәлмән улы Шәрәфиев "Бәллүр каләм" премиясенең гран-при иясе булган иде. Аңа "Лада Калина" автомобиле бүләк иттеләр. Исмәгыйль Шәрәфиев үзе бу чарада катнаша алмагынлыктан, бүләкне Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин аның кызы Айгөлгә тапшырды.
  
Исмәгыйль Шәрәфиевнең соңгы минутлары турында кызы Айгөл сөйләгәннәрне Интертат.ру электрон газетасында укырга мөмкин.


 

Татарстан Президенты Указы белән ведомство башлыгы вазифасына Рөстәм Заһидуллин билгеләнде.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Юстиция министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International