65 яшьтән өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче гражданнарга азык-төлек, дару чаралары, беренче чиратта кирәк булган әйберләр китерү буенча кайнар линия

2021 елның 24 сентябре, җомга

Хөрмәтле минзәләлеләр! Минзәләдә 1 октябрьдән 65 яшьтән өлкән яшьтәге ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар өчен азык-төлек, дару препаратлары һәм беренче кирәк-яраклар китерү мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоннары эшли башлаячак.

Кайнар линия телефоннары 01.10.2021 –08.10.2021 (шимбә, якшәмбе-ял көннәрендә) эшләячәк. 8.00 дән 17.00 гә кадәр шалтыратырга мөмкин булачак (төшке аш 12.00 дән 13.00 гә кадәр).

Минзәлә районында яшәүче өлкән яшьтәге гражданнардан шалтыратулар түбәндәге телефоннар буенча кабул ителәчәк: 885555-3-14-52, 885555-3-10-75, 885555-3-16-09

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International