21 нче сентябрь көнне Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Алена Филаретова һәм психолог Гөлназ Илдарханова гаиләсе белән «Умырзая»тернәкләндерү үзәге белгечләре белән берлектә аутистик спектрда тайпылышлар булган балалар белән чираттагы дәрес уздырганнар.
Балалар белән «җил», «юл» күнегүләре, прищепкалар белән уен һәм «сабын куыгы»эксперименты үткәрелде. Әлеге чарада 10 яшьтән 14 яшькә кадәрге 7 балигъ булмаган бала катнашты. Даими дәресләр кабатланып, балаларның гармонияле үсешенә, аларны социальләштерүгә, тормыш авырлыкларын җиңеп чыга белүгә ярдәм итә.