Игътибар! «Эколидер»конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «ЭКОлидер-2021»республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башлануын игълан итә. Анда катнашу өчен иң экологик предприятиеләр, уку йортлары, җәмәгатьчеләр, әйләнә-тирәлек проблемаларына битараф булмаган гражданнар, шулай ук ел дәвамында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләре булган журналистлар чакырыла.

Эшләр түбәндәге төркемнәр һәм номинацияләр буенча кабул ителә:

Предприятие, оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр:

- нефть һәм газ сәнәгате;

- энергетика;

- төзелеш сәнәгате;

- торак-коммуналь комплекс;

- агро һәм урман сәнәгате.

Җирле үзидарә органнары:

- муниципаль район территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казаныш өчен;

- шәһәр территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казаныш өчен;

- авыл җирлеге территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казаныш өчен.

Мәгариф оешмалары:

- мәктәпкәчә оешмаларда экологик белем бирү;

- гомуми белем бирү оешмаларында экологик белем бирү;

- югары белем бирү оешмаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү.

Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар:

- иҗтимагый берләшмәләр;

- җәмәгать;

- Халык контроле (шул ук исемдәге дәүләт мәгълүмат системасына багышланган).

Массакүләм мәгълүмат чаралары:

- иң яхшы телесюжет;

- иң яхшы радиосюжет;

- электрон массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы материалы;

- вакытлы матбугатта иң яхшы публикация.

«Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар» һәм «массакүләм мәгълүмат чаралары» конкурс төркемнәрендә акчалата призлар, калган номинацияләрдә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар каралган.

Конкурска гаризалар 2021 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр ясау 2021 елның IV кварталына планлаштырылган.

Чара әйләнә-тирәлекне саклау, җәмәгатьчелек игътибарын экологик куркынычсызлык проблемаларына җәлеп итү, шулай ук предприятиеләрнең табигать саклау эшчәнлеген хуплау максаты белән үткәрелә.

Белешмәләр өчен Телефон: 8(843)2676811, журналистлар өчен - 8(843)2676822.

Гаризалар кабул итү:

- оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр Anastasia.Merdyukova@tatar.ru;

- җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар Anisa.Mannapova@tatar.ru;

- массакүләм мәгълүмат чаралары Safiullina.Gulnaz@tatar.ru к

Конкурсның нигезләмәсе белән ТР Экология министрлыгы сайтының «Министрлык эшчәнлеге» - «Конференцияләр, конкурслар, СОНКО ярдәм» бүлегендә танышырга мөмкин:  https://eco.tatarstan.ru/2021-5552029.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International