Ел ахырына кадәр Татарстанда өч мәдәният йорты һәм ике виртуаль концерт залы төзеләчәк.
2021 ел ахырына кадәр Татарстан Республикасының Минзәлә районында «Мәдәният» милли проекты кысаларында Коноваловкадагы авыл мәдәният йорты файдалануга тапшырылачак. Татарстанның Кукмара һәм Минзәлә районнарында — өч яңа мәдәният йорты, ә Әлмәттә һәм Чаллыда яңа виртуаль концерт залы барлыкка киләчәк.
Милли проектлар Россия Президенты Владимир Путин Указлары нигезендә тормышка ашырыла.