Студентлар тормышы активистлары-Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары Аделина Хөснеева, Анастасия Ястребова, Айгиз Нуриәхмәтов «Кайтам»Бөтенроссия проектында катнаштылар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән оештырылган Проект яшь белгечләрне Татарстан Республикасының заманча авыл территорияләре чынбарлыгына адаптацияләүнең локаль программаларын эшләүгә һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә инновацион проектларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде. 12-16 сентябрь көннәрендә Лаеш районының «Звездный» лагерында студентлар авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең кейсларын чиштеләр, ял иттеләр һәм тренинг – танышу барышында файдалы танышулар үткәрделәр.