Минзәләлеләр Россиянең үсеше һәм киләчәге өчен үз тавышларын бирде

2021 елның 19 сентябре, якшәмбе

1982 нче сайлау участогында Минзәләдә 1027 кеше исәпләнә.

(Дилфас Галиев,»Минзәлә-информ"). Биредә иртәнге сәгать 8дә беренче булып Регина Горбунова тавыш бирде. Бу сайлау участогына гражданлык бурычын үтәргә ирле-хатынлы Рәмзия һәм Рәшит Шәйсуаровлар да килгән иде.

-Без Россиянең үсеше һәм киләчәге өчен Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайланачак лаеклы кандидатларга һәм партияләргә үз тавышыбызны бирдек. Безнең республика да алга таба үссен иде, - диде Шәйсувәров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International