Минзәлә районында пайчылар тугызар центнер бодай алдылар

2021 елның 19 сентябре, якшәмбе

"Август" компаниясе җир пайлары хуҗаларына аренда түләвен түләде.

Аю авылындагы ындыр табагына шушы авылдан гына түгел, Яңа Мәлкән, Иске Маҗын, Воровский исемендәге авыл җирлекләреннән дә пайчылар килгән иде. Агрохолдинг пайчыларга барлыгы 200 тонна бодай тарата. Авылларда пайлар саны төрле. Шуңа күрә гаделлекне саклау өчен, килешү нигезендә, бодайны гектарына 80 килограмм исәбеннән таратканнар.

Айрат Галимов, Аю авыл җирлеге башлыгы:

- 405 авыл кешесе ашлык алды. Шуңа күрә терлекләрнең баш саны кимемәс дигән өмет бар. Килешүдә салам бирү турында да пункт бар иде. Быел салам урынына һәр пайчыга бер центнер ашлык өстәделәр. Бездә бер пайга 8,7 гектар җир туры килә.

Бездә булган мәгълүматларга караганда, аренда түләве алырга теләүчеләр белән бер гектарга 800 сум исәп-хисап ясаганнар. «Заиковский» хуҗалыгында, мәсәлән, аренда түләвен ит белән алучылар да бар иде.

Бүгенге көндә бары тик "Мензелинские зори" хуҗалыгы гына пайчыларга тиешле өлешләрен түләргә өлгермәде.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinskom-rayone-payshchiki-poluchili-po-devyat-tsentnerov-pshenitsy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International