Минзәләлеләр Яр Чаллы шәһәрендә узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты

2021 елның 18 сентябре, шимбә

Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлек товарларын сату буенча ярминкәләр сезоны ачылды.

Бүген Яр Чаллы шәһәрендә республика авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Анда шулай ук Минзәлә районы вәкилләре дә катнашты.

Район хуҗалыклары һәм авыл җирлекләре үз продукцияләрен тәкъдим итте. Чаллы халкына яңа ит, бал, яшелчә һ. б. киң ассортиментта тәкъдим иттеләр.

Ярминкәләр һәр шимбә көнне 8:00 дән 15:00 гә кадәр эшли. Алар 26 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International