Минзәлә районында 50 сайлау участогы ачылды

2021 елның 17 сентябре, җомга

Дума сайлауларына Татарстанда 2,8 меңнән артык сайлау участогы ачылды. Шуларның 50се Минзәлә районында

(Марат Хәмидуллин,»Минзәлә-информ"). Бүген Татарстанда Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар һәм Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар буенча барлык сайлау участоклары ачылды. Тавыш бирү Роспотребнадзор таләпләренә катгый туры китереп үткәреләчәк.

Аерым алганда, республикада бала табу йортларында, хастаханәләрдә, шифаханәләрдә һәм тикшерү изоляторларында урнашкан 46 вакытлы объект ачылды. "Казан" халыкара аэропортында һәм "Казан-1" тимер юл вокзалы бинасында вакытлы секцияләр эшли башлады. Әгәр республикада яшәүче кеше үзенең сайлау участогының номерын белмәсә, ул аны Россия Үзәк сайлау комиссиясенең электрон сервислары, шулай ук "Минем сайлау участогы"дигән махсус телеграмма-ботта таба ала.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, участокларның 98% видеокүзәтү белән тәэмин ителгән. Камералар тавыш бирүнең өч көне дәвамында — 17-19 сентябрь көннәрендә язылачак. Анда җәмәгатьчелек, сәяси партияләр, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре, шулай ук тиешле техник әзерлек узган битараф булмаган гражданнар, барган хәлләрне күзәтеп торачак.

http:// http://menzela.ru/news/zhizn-respubliki/v-menzelinskom-rayone-otkrylis-50-izbiratelnykh-uchastkov

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International