Минзәлә районында сайлау участоклары эшкә кереште

2021 елның 17 сентябре, җомга

Бүген сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау башланды. Участок сайлау комиссияләре иртәнге 8дән эшкә кереште. Сайлаучылар исемлегенә Минзәлә районының 50 участогында 21157 кеше кертелгән, аларның 278е үз тормышларында беренче тапкыр тавыш бирәчәк.
Бүген шулай ук безнең район һәм Минзәлә шәһәренең Аю, Хуҗәмәт, Иске Матвеевка, Урыс авыл җирлекләрендә 8 округ буенча җирле депутатлар сайлау булачак.
17, 18, 19 сентябрьдә тавыш бирергә мөмкин. Үзең белән паспорт бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International