Минзәлә районыннан ирле-хатынлы Әхмәтовлар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда булдылар.

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Чарада Татарстанның барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән 46 гаилә катнашты.

Быел Минзәлә районыннан тантанага ирле-хатынлы Әлфия Фәтхулла кызы һәм Индус Харис улы Әхмәтовлар чакырылган иде.

Әхмәтовлар гаиләсе тирән әхлак һәм гаилә иминлеге үрнәге булып тора. Әхмәтовлар кебек хезмәт сөючән, җаваплы, ярдәмчел кешеләрдә безнең көннәрдә дә авыллар яши. Алар авылдашлары өчен генә түгел, район халкы өчен дә күп яктан үрнәк булып хезмәт итә алалар. Әлфия Фәтхулла кызы һәм Индус Харис улы 40 елдан артык тату гомер кичерәләр һәм туган як чәчәк атуына үз өлешләрен кертәләр. Ирле-хатынлы Әхмәтовлар ике искиткеч ул тәрбияләп үстергәннәр, оныклары турында кайгырталар, әби-бабаларын уңышлары белән куандыралар.

Президентны кабул итү барышында алар республиканың башка гаиләләре белән аралаштылар, «ТНВ» телеканалына интервью бирделәр һәм җыр җырладылар. Ә Әлфия апа Президентның үзе белән фотога да төште.

"Традиция буенча, бүген без туган республикабызның чәчәк атуына зур өлеш керткән, балаларны җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары тәрбияләгән үрнәк татарстан гаиләләрен хөрмәтлибез», - диде Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International