Кама Тамагы районында Минзәлә татар дәүләт драма театрына нигез салучы һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе, 30 ел дәвамында ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сабир Өметбаевны искә алу көне узды.
Рәсим Хаҗиев
Чарада Кама Тамагы районы җитәкчелеге, с.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Илнур Гайниев, 25 кешедән торган театр труппасы һәм авыл халкы катнашты.
Театр коллективы шулай ук туган авылыбыз Сабир Өметбаев өчен Олы Кариле халкы өчен бүләк - иң яхшы спектакльләрен әзерләгән иде. Алар арасында тамашачылар аншлаг белән узган «Онытмаска иде уткэнне» һәм «Ташлап китмә» не күрделәр. Анда күрше авылларда яшәүчеләр дә килгән иде.

.png)