Минзәлә шәһәренең "Зоренька" балалар бакчасында «Автошәһәрчек»проектын тормышка ашыру дәвам итә

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

"Татнефть" ГАҖ гранты ярдәмендә балалар өчен яңа электромобильләр һәм сюжетлы-рольле уеннар һәм дәресләр өчен биналарның күчмә макетлары белән юл йөрү кагыйдәләре буенча урам мәйданчыгы тулыланды.

(Дифиза Нуриева « " Минзәлә-информ»)

"Автошәһәрчек" проекты кысаларында балалар бакчасының иҗади коллективы тарафыннан авторлык эшләре буенча дәресләр дәвам итте. Проект мәктәпкәчә яшьтәге балаларга балалар электромобиле белән йөрүнең башлангыч нигезләрен үстерү буенча дәресләр циклыннан гыйбарәт. Дәресләр атнага 1 тапкыр зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелә. Мондый дәресләр барышында балаларда хәрәкәтләрне координацияләү, фикерләү генә түгел, юлда куркынычсыз тәртип нигезләре дә барлыкка килә.

http://menzela.ru/news/molodezhnyiy-meridian/v-detskom-sadu-zorenka-goroda-menzelinsk-prodolzhaetsya-realizatsiya-proekta-avtogorodok

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International