Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:
2021 елның 15 сентябрь 18 сәгатьтән -16 сентябрь18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 16 сентябрендә төнлә һәм көндез урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин (Казан шәһәрендә 15 метрга кадәр).
Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.