Минзәләлеләргә вакытыннан алда пенсияне ничек рәсмиләштерергә кирәклеге турында сөйләделәр

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Пенсиягә вакытыннан алда чыгарга озак эш стажы ярдәм итәчәк.

Минзәлә районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) гамәлдәге законнар нигезендә, озак сроклы иминият стажы булган гражданнар пенсиягә билгеләнгән пенсия яшеннән ике елга алданрак чыгу хокукына ия дип искәртә. Хатын – кызлар лаеклы ялга 37 ел иминият стажы булганда, ә ирләр-42, ә хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен 55 һәм 60 яшь тулмаганда китә ала.

Мәсәлән, 1966 елгы хатын-кыз, 2024 елда 58 яшендә пенсиягә китәргә хокуклы (күчеш чорын һәм 2028 елга 60 яшькә кадәр пенсия яшен этаплап арттыруны исәпкә алып*). Әмма озак вакытлы иминият стажы 37 ел булганда, ул пенсиягә ике елга иртәрәк - 2022 елда, ягъни 56 яшьтә чыга ала.

Картлык буенча вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен иминият стажына РФ территориясендә башкарылган һәм ПФРга иминият взнослары түләгән эш чоры, шулай ук вакытлыча эшкә яраксызлык чорында мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча пособие алу чорлары исәпкә алына.

Аерым игътибар итегез, армиядә хезмәт итү чоры, бала карау буенча отпускта булган чорда, эшсезлек буенча пособие алган чорда, картлык буенча вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бирә торган иминият стажына кертелми.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә булган стаж турындагы мәгълүматны гражданнар Россия Пенсия фондының рәсми сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында гражданның шәхси кабинетында тикшерә алалар. Шулай ук стаж турында мәгълүматны Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә (гражданнарны алдан язылу буенча гына кабул итү) яки КФҮтә алырга мөмкин.

Әгәр гражданин стаж турында нинди дә булса белешмәләр шәхси лицевой счетта исәпкә алынмаган яки тулысынча исәпкә алынмаган дип саный икән, ул эш бирүчегә яки РПФның клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала (гражданнарны алдан язылу буенча кабул итү).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International