Минзәлә районында тыл хезмәтчәнен юбилее белән котладылар!

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Минзәлә районы Тауасты Байлар авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Гыймадиева Нәҗибә Ясавеевна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Нәҗибә Ясавеевна 1931 елның 15 сентябрендә Татарстан АССРның Минзәлә районы Тауасты Байлар авылында туа. 10 яшьтән лаеклы ялга кадәр үзен туган колхозына багышлый, төрле эшче булып эшли.
Нәҗибә Ясавеевнаның бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән.
Ире белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер Нәҗибә Ясавеевнаның 3 оныгы бар.
Хөрмәтле Нәҗибә Ясавеевна!
Туган көнегез белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынаулары аша үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Һәм һәркем үз өлешен кертте, чыннан да, җиңүгә бәһасез өлеш кертте. Бу батырлык гасырлар буена сакланачак һәм һәрвакыт патриотизм, әхлаклылык, бурычка тугрылык үрнәге булып хезмәт итәчәк.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын һәм мәхәббәтен телибез.


Хөрмәт белән, Минзәлә муниципаль районы башлыгы
А. Ф.Сәлахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International