Кайгырабыз һәм хәтерлибез

2021 елның 11 сентябре, шимбә

10 сентябрьдә озак авырудан соң РСФСР һәм ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Халыклар дуслыгы», «Почет билгесе» орденнары кавалеры, Татарстан Республикасының Минзәлә һәм Яр Чаллы шәһәрләренең Мактаулы гражданины Гөлсабирә Мәхмүт кызы Хәкимова вафат булды.
Аның исеме Минзәлә районы тарихы белән тыгыз бәйләнгән.
Гөлсабирә Мәхмүт кызы 1925 елның 11 февралендә Минзәлә шәһәрендә туа.
Хезмәт эшчәнлеген ул 1942 елда татар теле укытучысы булып башлый. 1943-1948 елларда Минзәләдә ВЛКСМ райкомының беренче секретаре, 1949-1951 елларда балалар йорты директоры булып эшли. 1973-1982 елларда Гөлсабирә Хәкимова Яр Чаллы башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшли. Гөлсабирә Мәхмүтовна картиналар галереясенә нигез салучы һәм аның беренче директоры, Яр Чаллыда күп кенә масштаблы мәдәни вакыйгалар уздыру инициаторы.
Гөлсабирә Мәхмүтовна-безнең күбебез өчен үрнәк булып, гадәти булмаган, истә калырлык гомер кичергән кешеләрнең ачык мисалы. Ул зирәк акылга, олы йөрәккә ия булган,кешеләргә ихлас хезмәт итүдә үз бәхетен тапкан.

Туганнарга, якыннарына, дусларына һәм хезмәттәшләренә ихлас күңелдән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерәбез. Аның турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Салахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International