Хәзерге вакытта экология мәсьәләсе бик актуаль. Әйләнә-тирә мохит проблемалары: туфрак,су,һава пычрануы көннән-көн кискенләшә бара.
2 нче урта мәктәп сулыклар ярларын чүп — чардан чистарту буенча «Россия суы» («Изге эшләр яры») Бөтенроссия акциясенә - «Экология» милли проектының «уникаль су объектларын саклау»федераль проектының бер өлеше кушылды. Бу акция кешеләрне табигатькә сакчыл карарга чакыра.
"Эко-тайм" экологик хәрәкәте активистлары һәм педагогика көллияте студентлары Минзәлә елгасының яр буе территориясендә чираттагы акциягә җыелды, бик бердәм һәм тату эшләде. Алар территорияне зур булмаган калдыклардан чистартып,бик яхшы эшләделәр.
Безнең заманда экология иң мөһим фәннәрнең берсе булды, әмма аның чәчәк атуы алда әле.
.jpg)
.jpg)
