Белгечләр халыкара фәнни форумда катнаша

2021 елның 10 сентябре, җомга

Минзәлә районы "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре 8-10 сентябрь көннәрендә онлайн-форматта уза торган халыкара тернәкләндерү форумында катнашалар.

Психолог Оксана Рылова һәм социаль педагог Ильина Нуриева докладчыларны тыңладылар, алар һөнәри һәм социаль реабилитациягә  кагылышлы сораулар бирделәр. Мәгълүмат танып-белү ягыннан кызыклы булды, чөнки мөмкинлекләре чикләнгән балаларның һөнәри үз-үзләрен билгеләүне тәэмин итү, аның шәхси үзенчәлекләренә туры китереп, үзәкнең эш бурычларының берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International