Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хәбәр итә

2021 елның 10 сентябре, җомга

9 нчы сентябрь көнне Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә «Экстремизмга - ЮК! " айлыгын үткәрү буенча чаралар планы нигезендә, шартлаткыч җайланмага охшаган предметны тапканда, социаль хезмәт алучыларны һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләү буенча планлы практик дәрес һәм күнекмә үткәрелде.Белгечләр гадәттән тыш хәл вакытында гамәлләр алгоритмын кабатладылар: җитәкченең гамәлләре, эвакуация маршруты, социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны эвакуацияләүне тәэмин итүче җаваплы хезмәткәрләрнең эш тәртибе, җыю урыны. Тренировкадан соң җибәрелгән хаталарга анализ ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International