Спартакиадада катнашу өчен җиде балалар йортыннан һәм ике интернат-мәктәптән, гомуми тугыз команда – 80 катнашучы килде.
Бу көннәрдә Минзәлә интернат-мәктәбенең «Полянка» лагерендә Идел буе федераль округының «Балачакны кайтарырга»-Идел буе спорт Олимпы фестивале кысаларында ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен балалар йортларында һәм интернат – мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр арасында туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган IV республика җәйге спартакиадасы уза.
Спартакиаданың тантаналы ачылышында ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев катнашучыларга уңышлар теләделәр, балаларны спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырдылар.
Министр урынбасары республика конкурсларына, күргәзмәләренә йомгак ясады һәм җиңүчеләргә Дипломнар, Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Рөстәм Хәмидуллин, Минзәлә интернат-мәктәбе тәрбиячесе, ярышларның баш сәркатибе:
- Ярышлар биш спорт төре буенча ике көн узачак. Бүген Күңелле стартлар,аннан шашка уены. Шулай ук теннис, волейбол һәм футбол булачак. Интернат-мәктәп икенче тапкыр шундый спартакиада үткәрә. Беренче тапкыр 2017 елда уздырдык. Бу ярышларның чемпионнары Уфада узачак федераль этапта катнашачак.

