Акция Минзәлә районының һәр мәктәбендә узачак
Җомга көнне, 10 сентябрьдә, "Татарча диктант" акциясенә Минзәлә районы да кушылачак. Диктант сәгать 11дә башлана.
Шәһәрдә акциянең төп мәйданы Минзәлә педагогика көллияте булачак. Коронавирустан саклану чараларын исәпкә алып, биредә укучылар, көллият коллективы һәм диктант язарга теләгән район халкы өчен аерым кабинетларда аудиторияләр әзерләнәчәк.
Диктант шулай ук 1, 2, 3 нче мәктәпләрендә, шәһәр гимназиясендә, шулай ук безнең район мәктәпләрендә узачак. Узган елгы традицияне дәвам итеп, теләге булган һәркем Минзәлә мәчетендә дә диктант яза алачак. Анда акция соңрак, җомга намазыннан соң 12.50-13.00 сәгатьтә башлана. Моннан тыш, теләүчеләр онлайн-форматта акциядә катнаша ала.
безнең өстәмә
Быел "Татарча диктант" акциясе 3 көн барачак. Татарстанда һәм Башкортстанда-10 сентябрьдә, башка төбәкләрдә-11 сентябрьдә, чит илләрдә – 12 сентябрьдә. Татарстан һәм Башкортстаннан килгән катнашучылар язучы Гомәр Бәширов әсәрләреннән өзекләр буенча диктант язачаклар. Текстны профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин укыячак. Чит ил катнашучылары өчен диктор булып ТР атказанган артисты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Артисты Фәнис Җиһаншин артисты булды.