Хөрмәтле минзәләлеләр һәм шәһәребез кунаклары!
Сезне, 11 сентябрьдә, Октябрь мәйданында 8.00 сәгатьтә узачак традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакырабыз. Ул көзге муллык көннәрендә оештырыла, шуңа күрә агрофирмалар, хуҗалыклар, авыл җирлекләре, шәхси хуҗалыклар, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр, белем бирү оешмалары үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк. Район халкы ит, сөт продукциясе, ярмалар, ашлык, он, бал, яшелчә, бәрәңге һәм башка бик күп нәрсәләр сатып ала алачак.
Белешмәләр өчен Телефон: 3-16-03.